Күрше Удмуртиядә Сабан туена багышланган шигырьләр һәм җырлар бәйгесе була

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Җиңүчеләр Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясый алачак.

Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы укучылары арасында Сабан туйга багышлап бәйге уздыра. Бу хакта Удмуртия татарларының милли-мәдәи автономиясе хәбәр итә. 

Конкурста катнашу өчен милли бәйрәмгә багышланган шигырьләр һәм җырларны аудио яисә видео тасмага яздырып, "Яңарыш" газетасы редакцияснә юллау шарт.  

Бәйгедә 28 июньгә кадәр катнашырга мөмкин. Җиңүчеләр 30 июньдә Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясау хокукы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International