Мордывый егете – “Рубин“ футбол командасы җанатары

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Ул кечкенәдән футбол белән “җенләнгән“ була. Казанга укырга киткәч, яраткан “Рубин“ командасына тагын да якыная. Әлеге команда җанатары буларак, кайларга гына бармый бүген?! 

Сүзебез – Мордывый авылы егете, Казан медицина көллияте студенты Искәндәр НУРМИЕВ турында. 
...Күптән түгел Казан юлында “бөке“дә утырганда әлеге шәһәргә укырга юл тотучы кызыбыз Ләйсән Искәндәрнең беразга гына туктап торган арада да машинасына “Рубин“ җанатарлары флагын элеп куюын әйткәч, бераз гаҗәпләнеп калган идем. Ә Искәндәр белән якыннан аралашкач, җанатарлык инде аның тормыш рәвешенә әйләнгәнен аңладым. 
– Мин үзем дә кечкенәдән спорт белән дус. Мәктәптә укыганда берара милли көрәш секциясенә йөрдем. Футбол белән кызыксынуым да шул елларда ук барлыкка килде. Әмма ул чакта әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә дә, җанатар булырга да  мөмкинлегем булмады, – ди Искәндәр. 
Казан көллиятенә укырга кереп бераз вакыт узуга балачак хыялын чынбарлык итү өчен “Рубин“ җанатарлар клубына юл тота егет. 
– Кыска гына вакыт эчендә икенче туган йортыма әверелде ул минем. Анда яңа дуслар таптым. Үзем кебек җанатарлар белән хәзер өзелмәс дуслык җепләре бәйли безне. Даими йөрүчеләр саны – егерме-утызлап. Алар арасында “Рубин“ матчларын житмеш (!) тапкырга кадәр башка шәһәрләрдә тамаша кылган җанатарлар да бар. Ә минеке алдагы елда унга тулачак. 
Фикердәшләрем белән бергәләп кайсы гына шәһәрләрдә булмадык инде: Ырынбур, Уфа, ике тапкыр Мәскәүдә, Екатеринбург, Саранск, Пермь... Кемдер самолет белән оча, кемдер – автобуста. Мин дә күпчелек автобус белән йөрим. Шулай да Уфага уенны тамаша кылыр өчен попуткада барырга туры килде, – ди Искәндәр.

Әлбәттә, җанаталарның махсус киемнәрен дә сатып алган ул. Машинасында – “Рубин“ наклейкасы, үзе белән бергә һәрвакыт әлеге дә баягы флаг... 
– “Рубин“ның тарихы белән кызыксынам, тренерларын, составын беләм. Йөзенә карап һәр футболчысын таныйм, – ди Искәндәр. – “Рубин“ның бик популяр булуы, аны бөтен җирдә белүләре белән горурланам. Аның безнең илдә генә түгел, Төркия, Иран, Төркмәнстанда  җанатарлары күп булуы мәгълүм. Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов та – әлеге клуб фанаты. “Рубин“ның танылган җанатарлары арасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, “Ак Барс“ хоккей клубы баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов, танылган җырчы Эльмира Кәлимуллина, ике тапкыр Олимпия чемпионы Елена Исинбаева һәм тагын бик күп билгеле затлар бар.
Бүгенге көндә футбол буенча Дөнья чемпионатын көтү мизгелләре белән яши Искәндәр. 
– Россия җыелма командасы составына “Рубин“ның ике уенчысы керде. Болар – сакчылар Владимир Гранат һәм Федор Кудряшов. Мин аларга бик зур өметләр баглыйм. Шуңа һәр уенны бик игътибар белән күзәтеп барачакмын, – ди. 

  • Телевизордан карап кына канәгатьләнеп булмас, бер матчны булса да Казанга тамаша кылырга барырмын, мөгаен, – дип тә өсти “Рубин“ның тугры җанатары.

 

Белешмә: 

Рубин – Казаннан профессиональ футбол командасы. Быел апрель аенда әлеге клубка нигез салынуга 60 ел тулды. Ул 1958 елның 20 апрелендә Горбунов исемендәге Казан авиация заводының “Искра“ командасы буларак оеша.

2008, 2009 елларда Россия чемпионы исеменә лаек була. 2012 елда – Россия, 2010 елда Дуслык кубоклары, 2010 һәм 2012 елларда Россия суперкубогы иясе.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International