Тиздән халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй! Шул уңайдан Девәтернә авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре лагерьга йөрүче укучылар, кунакка кайткан балалар белән берлектә традиция буенча бүләк җыю оештырды. Алар һәр хуҗалыкка кереп, сабантуйга чакырып йөрделәр. Авыл халкы да бик сөенеп бүләкләрен бирде, сабыйларга күчтәнәч таратты.


