Әгерҗедә узачак Сабан туе программасы

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

17 июньдә Әгерҗе ипподромында узачак район Сабан туе программасы

10 сәгать – ат чабышы.

11 сәгать – ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.

12.30 сәгать – районыбызның сәхнә осталары чыгышы. Бәйрәм кунакларын татар, рус, мари, удмурт мәйданчыклары сәламли.

13.30 сәгать – спорт ярышлары. Түбән Каманың “Нардуган“ ансамбле концерты.

13.30 сәгать – кече сәхнәдә җыр-бию, төрле бәйгеләр.

16.30 сәгать – Сабан туе ярышларына нәтиҗәләр ясау.

18.30 сәгать – бәйрәм мәйданында “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе.

20-22 сәгать – татар эстрадасының яшь җырчылары Айрат Сафин һәм DJ Радик, Римма Никитина һәм Нияз Сабиров чыгышы, дискотека.

Мәйданда көне буе балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли.

Ххх

17 июль көнне район Сабан туена “Барс“ автобуслары йөриячәк.

Зур базардан мәйданга: 9.15, 9.30, 9.45, 10.00 сәгатьләрдә.

Заводская урамыннан мәйданга: 9.15, 9.30, 9.45 сәгатьләрдә.

Мәйданнан: 17.00,17.15,18.00,18.15,18.30 сәгатьләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International