Иртәгә, 15 июньдә, Ураза гаете

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

15 июнь – Ураза гаете көне. Хөрмәтле әгерҗелеләр! Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

  • Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның, бер-беребезнең кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесебезне тыеп, изгелекләр кылырга, сабыр, юмарт булырга өйрәтте. Алдагы көннәребездә дә Рамазан аендагы шикелле, Аллаһыны истән чыгармыйча, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, чын мөселман булып, тулы иман белән яшәүләрне, киләсе рамазаннарны да күрүләрне насыйп итсә иде.
  • Әгерҗе мәхәлләсендә гомер кичерүче кардәшләребезне иртәнге сәгать 6га мәчетләргә көтеп калабыз. Бәйрәм намазы сәгать 7дә укылачак, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International