Россия көне бәйрәмендә Казанда“Балалар илне ясыйлар“ XII республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.Алар арасында 3нче шәһәр мәктәбенең 6 сыйныф укучысы укучысы Милана ПАЖБЕКОВА да бар.
Сәнгать мәктәбенә дә йөрүче Милана әлеге бәйгенең “Лев Толстой хикәяләре һәм әкиятләреннән яраткан героем“ номинациясендә җиңү яулаган.
Тантанада яшь рәссамга Диплом, планшет, җиләк-җимешләр букеты һәм “Ривьера“ аквапаркына билетлар тапшырганнар.
Җиде яшеннән бирле Әгерҗенең сәнгать мәктәбенә йөри ул.
Алдагы елда сәнгать мәктәбен тәмамлый Милана. Әмма яраткан шөгыленнән аерылырга уйламый.
Ә без аның хыялларының тормышка ашуын телибез. Киләчәктә дә матур җиңүләре күп булсын яшь рәссамның.