Кичә көндез Удмуртиянең Юськи авылы тирәсендә коточкыч авария була. Җиңел автомобиль белән КамАЗ бәрелешү нәтиҗәсендә “Лада“ автомобиле йөртүчесе һәм аның янәшәсендә утырган пассажир һәлак була. Алар икесе дә – Әгерҗе кешеләре.
55 яшьлек “Лада“ машинасы шоферы алда баручы автомобильләрне узу өчен юл читенә чыга. Үз полосасына чыкканда идарәне югалта һәм КамАЗга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, 55 яшьлек ир-ат та, аның янәшәсенә утырган 47 яшьлек хатыны да фаҗига урынында җан бирәләр.