Әгерҗелеләр футбол белән бер дулкында яшиләр

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

14 июньдә Россиядә футбол буенча чемпионат старт алды. Әнә шул көннән бирле илебез, чын мәгънәсендә, футбол белән яши.

XXI чемпионат илебезнең 11 шәһәрендә 12 стадионда уза. Әлеге шәһәрләр арасында башкалабыз Казан да бар. 16 июнь көнне Казан беренче футбол матчын кабул итте. Ләкин футбол бәйрәме анда күпкә алдан башланды. Матчка берничә көн кала җанатарлар Казанны камап алган иде инде. Алар өчен бик күп мәдәни, спорт, башка чаралар әзерләнгән.  43 меңнән артык тамашачы сыйдырышлы “Казан-Арена“ стадионыннан тыш уеннарны  “Казан” гаилә үзәге каршында ачылган 25 мең тамашачы сыйдырышлы “Fan-fes” җанатарлар фестивале мәйданчыгында да карарга мөмкин.  

Башкалабыз 24 июньдә Польша – Колумбия, 27сендә Корея – Германия, 30 июньдә 1/8 финалы матчы  һәм 6 июльдә ярымфинал уеннарын кабул итәчәк. Чемпионат 15 июльгә кадәр дәвам итә.

Илебездәге мондый  зур футбол бәйрәме безнең район спорт тарихы битләренә дә мәңгелеккә кереп калыр. Чөнки  Мәскәүдә узган беренче матчта футболчыларга туп биреп тору хокукы нәкъ менә Әгерҗе кызлар командасы футболчыларына бирелде. Якташ җанатарлар арасында матчларны төрле шәһәрләргә барып тамаша кылучылар да бардыр. Спортка мөкиббән яшьләрнең футбол уеннарын күрше Ижау үзәгендә урын алган зур экран янында күзәтүләре дә мәгълүм. Ничек кенә булмасын, шагыйрь әйтмешли, һәркем “футбол белән бер дулкында яши бүген“.

 

Иделия ГАЙНУЛЛИНА,

2нче мәктәпнең “Кадетлар“ кызлар футбол командасы сакчысы:

  • Без – 14 кыз һәм тренерыбыз Илдар Идиятов өчен Россиядә узучы футбол буенча Дөнья чемпионаты гомер буена матур хатирә булып истә калачак. Тарихта беренче тапкыр әлеге чемпионатны ачу матчында футболчыларга туп биргән кызларның гап-гади бер кечкенә районнан булуы – зур горурлык бит. Әлбәттә, әлеге дөнья күләмендәге зур чарага әзерлек барышында дулкынлану хисләре дә кичердек. Башта “Казан-Арена“да тренировкалар узды. Аннан самолет белән Мәскәүгә очтык. Ачылу тантанасы узган “Лужники“ стадионында үзебезне ничек тотарга, матч вакытында ниләр эшләргә кирәклегебез турында аңлаттылар. Өр-яңа футбол костюмнары бирделәр, фотосессия булды, чемпионатның истәлеге итеп үзебезнең фотолар төшерелгән бокаллар бүләк иттеләр. Кызганыч, без чемпионатның ачылыш тантанасын күрә алмадык. Бары Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында матч башланыр алдыннан гына стадионга керттеләр. Ә андагы дәрәҗәле кунакларны, спортчыларны, җанатарларны күрсәгез иде... Бу мизгелләрдә алган хис-кичерешләрне аңлатырга сүзләр дә табып булмый хәтта.

Без уенчыларга туплар биреп тордык. Россия командасы көндәшләре капкасына бер-бер артлы тупларны “очырып“ торганда безнең дә миллионлаган җанатарлар белән бергә кычкырасы, сикерәсе килде. Әмма безгә хисләрне тышка чыгарырга ярамый иде. Ә уен Россия файдасына 5:0 белән тәмамлангач без дә “күккә сикердек“. Россия командасы капкачысы Владимир Габулов командабыз уенчысы Елизавета Мерзляковага перчаткасын бүләк иткәч сөенечебезнең иге-чиге булмады.

Икенче көнне Мәскәү буйлап сәйяхәт иткәндә дә һәркайда футбол мохите булуын күреп шаккатык. Матур сувенирлар сатып алдык. Чит илдән килгән җанатарлар белән бергә фотога төштек. Журналистлар үзебездән дә интервьюлар алдылар.

Без – хәзер туган Әгерҗебездә. Футбол матчларын телевизордан гына күзәтәбез. Россиянең икенче матчта Мисыр командасын җиңүен дә олы вакыйга дип кабул иттек. Илебез спортчыларына чемпионатта уңышлар һәм матур җиңүләр телибез. Россия, алга!

 

Максим ИСЛАМОВ, Әгерҗе вагон депосы технигы:

  • Дөнья чемпионатының финал турлары дүрт елга бер генә тапкыр уза, шуңа бу уеннарны мин аеруча көтеп алдым. Барлык матчларны да карап барырга тырышам. Миңа Бразилия һәм Франция җыелма командалары аеруча ошый. Нәтиҗәдә, шуларның икесенең берсе җиңү яулар дип уйлыйм.  Мин – Англиянең “Арсенал” футбол клубы фанаты, шулай да чемпионатта үзебезнең Россия командасы өчен җан атам. Безнең футболчыларның алдагы ике уенда да җиңү яулаулары күңелгә әйтеп бетерә алмастай канәгатьлек һәм рәхәтлек хисе өстәде. Бу җыелма команда уңышлы тупланган дип уйлыйм: үз капкаларына голларны аз кертәләр, бер-берсен аңлап уйнаулары тоемлана. Мин үзем дә 14 яшькә кадәр футбол белән мавыктым. Тренерым Алексей Колчин иде. Хәзер Әгерҗенең “Спутник” командасы составында хоккей уйныйм. Шуңа миңа бу уеннарның кагыйдәләре яхшы таныш.    

Уеннарны 64 яшьлек әбием белән бергәләп карыйбыз. Ул да Россия командасы өчен җан ата. Миңа матчларны телевизор каршына утырып карау күбрәк ошый. Дөрес, стадионда карау күбрәк адреналин бирәдер, әмма болай тынычрак та, уңайлырак та.

 

Асия КОРБАНГАЛИЕВА,

Әгерҗе шәһәре:

Минем моңа кадәр футбол белән кызыксынганым юк иде. Ә хәзер:

Футбол карап төнгә керәм,

Футбол уйлап уянам.

Тарих бездә язылганга

Шатланам, бик куанам.

Футбол телендә сөйләшәм:

Пенальти, рикошет, гол.

Сигнал, һөҗүм, туп – капкада,

Яратам сине, футбол!

Футбол! Футбол! дия һәркем:

Фанат яки җанатар,

Бер дулкында барысы да:

Тамашачы, волонтер.

Мин дә шул дулкында хәзер. Туры эфирда карый алмаган матчларны эштән кайткач карыйм. Түземсезлек белән 25 июньне көтәм. Самарада Уругвай жыелма командасы белән уенда Россия футболчыларына уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International