Бу атнада Әгерҗе районына эшлекле визит белән ТРда балалар хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендә делегация һәм ТР хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
ҺӘР БАЛА КАДЕРЛЕ
Гүзәл Удачина җитәкчелегендәге делегация составында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома бар иде.
Делегация үз эшен Красный бордагы “Наз“ приюты белән танышудан башлады. Бүген биредә вакытлыча 30 бала яши. Казан вәкилләре аларның яшәү шартлары белән таныштылар, шәхси документларын тикшерделәр. Соңыннан район хакимияте бинасында уздырылган киңәйтелгән утырышта “Наз“ приюты хакында Гүзәл Удачина: “Приютта үз эшләренә бик тә җаваплы педагоглар эшләгәнлеге аның территориясенә аяк басуга ук тоемлана. Гөлчәчәк Рамазановна җитәкчелегендәге коллективка зур рәхмәт. Алга таба да эшегездә уңышлар юлдаш булсын“, – дигән фикерен җиткерде.
Делегация шулай ук Красный борда урнашкан “Алмалы“ лагеренда да булды.
Ул шулай ук кимчелекләргә дә тукталды һәм балаларның ял итү шартларын тагын да яхшырту буенча үзенең киңәшләрен җиткерде.
Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашында районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында социаль яктан куркыныч тудыручы гаиләләрне ачыклау буенча җитди сөйләшү булды.
Аның бу сүзләре һәркемгә кагыла. Әгәр сезнең күршегездә йә авылыгызда бала тәрбияләүгә салкын караучы йә аларны кыерсытучы гаиләләр бар икән, кичекмәстән 23860 телефоны буенча район хакимиятенә, 25333 телефоны аша халыкны социаль яклау идарәсенә, 22541 телефоны аркылы полиция бүлекчәсенә шалтыратуыгызны сорыйбыз. Чит балалар булмый, диләр, шуңа һәр сабыйга үз балабызга кебек карарга өйрәник.
Гүзәл Удачина киңәшмәдә басым ясаган тагын бер мәсьәлә инклюзив белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы булды. Соңгы вакытта бу турыда җәмгыятьтә дә күп сөйләнә. Гади тел белән әйткәндә, ул сәламәтлекләре чикле балаларның башка балалар белән бергә белем һәм тәрбия алуына бәйле.
Ә Гүзәл Удачина республиканың бер районына визиты вакытында коляскалы бер баланың сәламәт балалар белән беррәттән гомуми мәктәптә белем алуы, башка укучыларның аны бик тә якын итүе турында сөйләде. Бик уңай мисал, әлбәттә. Әмма бүген районыбыздагы 23 белем бирү учреждениесенең нибары бишесенең генә пандуслар белән җиһазландырылуы гына да бездә моның өчен мөмкинлекләр чикле булуы турында сөйли. Һәм бу – район күләмендә генә чишелә торган проблема да түгел.
Әнә шулай балаларга белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы бик күп мәсьәләләр күтәрелде әлеге киңәшмә вакытында.
Ххх
Гүзәл Удачина район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итү дә уздырды. Халык биргән сораулар, нигездә, күчемсез милек, алимент түләү, миграция белән бәйле булды. Гүзәл Любист кызы, аларның һәркайсын игътибар белән тыңлап, мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итте.
ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘЧӘК
Эльмира Зарипова да эшлекле визитын “Наз“ приюты тормышы белән танышудан башлады. Ул биредә балалар өчен җылы һәм уңайлы мохит тудырылуын билгеләп үтте һәм үз эшләренә иҗади караулары белән башкаларга үрнәк булып торучы приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, педагоглар эшенә югары бәя бирде. Эльмира Әмировна шулай ук Красный бордагы тернәкләндерү үзәгендә дә булды. Аны карап чыкканнан соң үзәкне ремонтлау өчен акча бүленәчәген хәбәр итте. Димәк, күп кенә райондашларыбыз яратып йөри һәм сәламәтлекләрен ныгыта торган тернәкләндерү үзәге дә озакламый яңа төсмер алачак.
Дания АБЗАЛИЕВА.