Әгерҗедә Зонтиклар парады узачак

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ чарасы кысаларында Зонтиклар парады уздыру планлаштырыла.

Парадта катнашу өчен әзер зонтны матур итеп бизәргә йә салам, тал чыбыгы, пластик шешә кебек әйберләрдән кулдан ясарга була. Тематикасы да төрлечә: әкият герое, чәчәкләр, хайваннар һ.б.лар. Бәйге эшләренә бәя биргәндә туган якны, яхшылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны чагылдырган зонтларга өстенлек биреләчәк. Номинацияләргә  килгәндә,  алар түбәндәгечә:

“Иң креатив зонт“,

“Иң күңелле зонт“,

“Гаилә зонты“,

“Икебез өчен зонт“,

“Челтәрле зонт“.

Фестивальдә катнашу өчен заявкалар OKAgrys@yandex.ru  электрон адресы буенча 23 июльгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22835, 89655916854.

Һәр номинация буенча җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International