Бүген, 22 июньдә,Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомство һәм оешма белгечләре Әгерҗе районына килделәр.
Алар 8-10 сәгатьләрдә – Кырынды, 11-13 сәгатьләрдә Исәнбай Мәдәният йортларында халыкка бушлай консультация уздыралар. Күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә очрашуларга килә алалар.