Бүген – сугыш башланган көн

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 77 ел.

1418 көн дәвам иткән канкойгыч сугышта фашизмны җиңүдә 14042 райондашыбыз катнаша. Шуларның 4522се генә яу кырыннан исән-сау кайта.

Сугышның беренче көнендә үк Әгерҗе районыннан яу кырына 69 коммунист китә. Шуларның сигезе – райком партиясе аппараты хезмәткәре, бишесе – партоешма сәркатибе, күбесе предприятие җитәкчеләре була. Алар арасында район финанс бүлеге җитәкчесе Шаһидуллин, 10нчы мәктәп директоры Репин, ирекле комсомол хезмәткәре Власов та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International