Әгерҗелеләр “Яшел фитнес” проектына кушылды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Әгерҗедә “Яшел фитнес” дип аталган киң масштаблы бөтенроссия социаль-спорт проекты старт алды. Ул җәй буе дәвам итәчәк.

“Яшел фитнес” тренировкалары турындагы мәгълүматны ZELFI.RU сайтыннан укырга, тренировкалар расписаниесен ЗЕЛФИ мобиль кушымтасыннан табарга була.

Чарада теркәлгән өчен әгерҗелеләргә баллар исәпләнеп барылачак. Соңыннан баллар өчен кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Алдагы тренировка Анастасия Кабеева җитәкчелегендә 30 июньдә сәгать 9да “Олимп” спорт комплексы янындагы газонда уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International