Сәхрә авылыннан Өммениса апа ГАНИЕВА 85 яшендә дә камыр ризыклары пешереп шаккатыра.
Иң башта итне турыйм. Аннан суган турап, аны аерым савытка салып куям. Бәрәңгене әзерләп куйгач камырга керешәм. Камыр өчен бер аш чүмече җылымса суга шулкадәр үк сыек май салам. Бераз сода һәм тоз өстәп камыр басам. Камырны йомарлап куям һәм зур табакка ит, суган, бәрәңге, тоз салып болгатам. Камырны табага җәеп, табактан эчлекне салгач, өстенә ак май кисәкләре куям һәм бәлешне бөрәм.
Мин һәрвакыт бәлешне мичтә пешерәм. Йөзе килгәч, аш шулпасы салам. Сәгать ярымнан бәлеш әзер була. Һәрвакыт мактап ашыйлар.