Бу көннәрдә Әгерҗедә зур ремонт эшләренә старт бирелде. Алар К.Маркс урамында һәм БАМ күперендә төзекләндерү алып барылу белән бәйле.
Әгерҗенең К.Маркс урамында “Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү“ программасы кысаларында өч ел дәвамында зур төзекләндерү булачак. Шушы көннәрдә әлеге эшкә старт бирелде. Төзекләндерү аерым участокларда алып барыла. Әйтик, хәзерге вакытта “МирСтрой“ төзүчеләре “Имплозия“ даруханәсе тирәсендә эшлиләр.