Әгерҗе районында оешмалар яфраказык әзерләргә ярдәм итә

2018 елның 29 июне, җомга

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте бүлекчәләрендә терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.

28 июньгә 7200 тонна сенаж, 300 тонна печән әзерләнгән. Яңавылдагы мегафермага биш мең тонна яфраказык кайтартылган. Витаминлы азык әзерләүдә ширкәт бүлекчәләре хезмәтчәннәре, авыл һәм шәһәр оешма-предприятие хезмәткәрләре ярдәм итә.

Бүген Яңа Бәзәкә авылы тирәсендә Әгерҗедән район финанс-бюджет палатасы, казначылык департаменты һәм ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре эшләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International