Шимбә, 30 июньдә, Ижауда республика Сабан туе гөрли.
Бәйрәм сәгать 11дә “Чекерил“ спорт комплексында башлана. Ат чабышы, көрәш, төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп баручы бәйрәмдә калфак тегү буенча мастер-класс та уздырылачак. Ут күршеләр әгерҗелеләрне милли бәйрәмебезгә көтеп калалар.