Әгерҗедәге БАМ күперендә – ремонт эшләре

2018 елның 29 июне, җомга

БАМ күперен ремонтлау турында сүз күптән алып барыла иде. Ниһаять, район җитәкчелеге тырышлыгы һәм республика ярдәме белән әлеге күперне дә капиталь төзекләндерү башлана.

  • Ремонт эшләре караңгы көзгә кадәр сузылыр дип күзаллана. Чөнки күпер капиталь ремонтланып кына калмаячак, ә  җәяүлеләргә аның аша чыгу уңайлы булсын өчен үзгәртеп тә эшләнәчәк, – ди Андрей Авдеев.

Якын көннәрдә күпер аша хәрәкәт чикләнә. Ул бер яклы гына булачак. Хәрәкәтне көйләү өчен махсус светофор куелачак.

  • Күпер аша транспорт агымын киметү өчен Казанская урамы да тигезләнде һәм тәртипкә китерелде. Җиңел машиналар шәһәр үзәгенә әлеге урам буйлап Нариман күпере аша да йөри алачак, – ди Андрей Сергеевич.

Район җитәкчелеге ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә ремонт барышында юл хәрәкәтен көйләү һәм уңайлырак итү буенча башка ысулларны да барлый. Якын көннәрдә юлларда тиешле билгеләр дә барлыкка киләчәк. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз, хөрмәтле райондашлар!     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International