ЗАҺРЕТДИНОВ Ирек Рафаил улы Әгерҗе районы кулланучылар идарәсе рәисе итеп билгеләнде.
И.Заһретдинов 1973 елда Девәтернәдә туган. Туган авылы мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң Сарапулдагы авиация техникумына укырга кергән. Соңыннан Ижауда гуманитар-инженер технологияләрнең Кама институтында белем алып, финанс һәм кредит белгечлеге дипломына ия булган.
Хезмәт юлын 1995 елда “Әгерҗе урманчылыгы“нда мастер булып башлаган.
1998 елда “Татнефть продуктлары“ җәмгыятенең Әгерҗе филиалына эшкә килгән. Анда төрле елларда слесарь, механик, баш инженер булып эшләгән.
2009-2016 елларда – әлеге филиалның директоры.
2016 елдан яңа вазифага билгеләнгәнче – “Әгерҗе нефть продуктлары“ ширкәте директоры.
Ххх
Моңа кадәр район кулланучылар идарәсе рәисе булып эшләгән Рәфикъ Шәрәпов лаеклы ялга китте.