Кичә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов эш визиты белән Әгерҗе районында булды.
Ул район хакимиятендә халыкны кабул итте. Оочрашу барышында “Әгерҗе урманчылыгы” учреждениесе җитәкчесе Равил Иманголов белән берлектә халыкка урман хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Чара кысаларында ташламалы утын алуда ярдәм күрсәтү турында мәсьәләләр каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.