Әгерҗедә яшәүче сиксән дүрт яшьлек бакчаччы Халидә апа ГОБӘЕВА яшелчә, җиләк-җимешләренең гөрләп үсүенә куана.
Капкадан килеп керүгә шау чәчәктә утыручы лилияләр каршы ала. Алар янында башка төрлеләре дә чәчәккә бөреләнгән инде. Бакча җиләкләре дә кызарырга әзерләнгәннәр. Бер төбендә күпме җиләк аның?! Тәлгәшләре сыгылып-сыгылып тора.
Суган, кишер, кәбестә, баклажан, чөгендер – һәммәсе дә бик матур үсеп киләләр. Бакчада ник бер чүп булсын?!