Тирсә укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен белү буенча “имтихан“ тоттылар

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

“Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе“ учреждениесе директоры Раушания Тимкина Тирсә мәктәбе яны лагеренда ял итүче балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара уздырды.   

Балалар “Сөйләшә торган кубиклар“, пазллар җыю буенча “Транспорт“, “Беренче ярдәм“, “Сүзне бел“ һәм башка бәй       геләрдә осталыкларын һәм өлгерлекләрен күрсәттеләр.

Җәй – балаларның велосипедта йөрергә яраткан чоры да ул. Раушания Васимовна велосипедта йөрү кагыйдәләрен дә аңлатты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International