6 июльдә сәгать бердә Исәнбай Мәдәният йортында шагыйрә Әлфирә Низамованың “Дуслар җыелган җирдә“ дип исемләнгән иҗат кичәсе була.
Каләм осталарын, шагыйрә иҗатын яратучыларны бәйрәмгә көтеп калалар. Кичәдә шагыйрә Клара Булатованың да катнашуы көтелә.