“Удмурт чибәре“ – Әгерҗе кызы

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Балтач районында республика күләмендә уздырылган “Гырон-быдтон“ бәйрәмендә Әгерҗе районыннан ике коллектив – Варкләд-Бодьядан “Инвис“ һәм “Чингыли“ катнаштылар.

Гырон-быдтон да, нәкъ Сабантуй кебек, язгы кыр эшләре төгәлләнүне бәйрәм итүгә багышлана.

Удмурт мәдәниятенең  республика күләмендә Гырон -быдтон бәйрәме узган ел Менделеевский районында үткәрелгән иде, быел Балтачта – бистәнең “Сабантуй” ял  паркында оештырылды.

Бу бәйрәм 1998 елдан башлап, республика күләмендә зурлап үткәрелә. Быел да республиканың төрле районнарыннан килгән удмурт фольклор коллективлары чыгыш ясады.  

“Удмурт чибәре“ булып Варкләд-Бодьядан Алина Пислегова калды. Ә шушы ук авылдан Павел Матвеев “Батыр“ бәйгесендә икенче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International