Июнь ае Әгерҗе районында туйларга бай булды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Җәй – туйлар ае. Июньдә, мәсәлән, Әгерҗе районында 12 пар никахын рәсмиләштергән.

Июль аенда 13 яңа гаилә барлыкка киләчәк.

ЗАГСтан алынган мәгълүматларга караганда, җәйнең беренче аенда 23 сабый дөньяга килгән. Аларның 14е – малай, 9ы – кыз. Әти-әниләр малай-кызларына Эмин, Сәйдә, Макар, Богдан, Камил, Артем, Дмитрий, Инзил, Аделина, Ислам, Рамазан,  Алиана, Арина, Зәкиябану, Степан, Айназ һәм башка исемнәр кушканнар.

Июньдә 49 кеше – 22 ир-егет, 27 хатын-кыз вафат булган. 12 пар язылышкан, 4 гаилә таркалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International