Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Наилә апа Мусина “Мин – озын гомерлеләр нәселеннән“ дип кабатларга ярата. Чыннан да, әнисе 103, әбисе 97 яшенә кадәр гомер кичереп дөнья куйган.
Наилә апага һич кенә дә 90 яшьне бирмәссең әле: өйдәге вак-төяк эшләрне үзе эшли, район газетасының бер хәрефен дә төшерми укый. Хәтере дә күпләр көнләшерлек, күз генә тимәсен.
Яшьтәшләре кебек, бик күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа.
Тегү артелендә үзләштергән һөнәре гомере буе озата бара аны: картайганчы бик күп авылдашларына кием-салым тегеп, гаиләсенә бераз булса да керем кертә ул. Шул ук вакытта берара Ижауда тимер юлда, аннан заводта эшләп ала. Туган авылына әйләнеп кайткач, күп еллар колхозда яшелчәчелектә, амбарда эшли.
Авылдашы Наил белән гаилә корып, дүрт балага гомер бирәләр. Берсе кечкенә чагында ук үлә. Моннан берничә ел элек улын җирләргә туры килә. Җәмәгате дә күптәннән дөнья куйган инде. Чаллыда яшәүче улы Нәзил, Түбән Камада гомер кичерүче кызы Нәзилә җай булганда әниләре янына кайтырга тырышалар. 90 яшьлек гомер бәйрәменә дә җыелышып кайтканнар.
Юбилее белән котларга килгән район башлыгы Валерий Макаровка, авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһаповка да кат-кат рәхмәтләр укыды Иж-Бубыйның тыл ветераны. Ә Валерий Владимирвич өенә газ торбалары уздырырга ярдәм итәчәкләрен әйткәч, сөенеченнән күзләре яшьләнде...