Әгерҗе көрәшчеләре Ижау Сабан туенда җиңделәр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Ижауда республика күләмендә милли бәйрәм – Сабан туе гөрләде. Анда Әгерҗе районының да көрәшче егетләре катнашты һәм призлы урыннар алдылар.

Яшүсмерләр арасында Көчектән Дәниф Галиуллин – беренче, Гадел Сабирҗанов – икенче, Үтәгәннән Денис Әминов – өченче урында. Зурлар арасында Иске Эсләктән Рәсүл Садыйков өченче урын алды. Көрәшчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International