Дөнья чемпионатының чирекфиналына чыккан барлык командалар билгеле

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Футбол буенча дөнья чемпионатының чирекфиналына чыккан барлык командалар ачыкланды. Сигезенче юлламаны Англия футболчылары яулады.

Санкт-Петербургта узган очрашуда Швеция 1:0 исәбе белән Швейцарияны отты. Мәскәүдәге "Открытие Арена" стадионында булган матчта исә Англия пенальти буенча Колумбиядән өстен чыкты.

Шулай итеп, чирекфиналда түбәндәге уеннар булачак:

Франция – Уругвай, Россия – Хорватия, Бразилия – Белгьгия, Швеция – Англия. Беренче очрашу Казанда 6 июль көнне Бразилия белән Бельгия арасында Казанда булачак. Россия белән Хорватия 7 июльдә Сочида уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International