“Гадәти булмаган бакча” бәйгесенә фотолар көтәбез

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында игълан ителгән “Гадәти булмаган бакча“ бәйгесендә катнашырга чакырабыз.

Бакча яратучылар аны бизәү, матурлау, уңайлы итү өчен нинди генә эшләр башкармыйлар. Әйдәгез, аллы-гөлле чәчәкләргә бай, бизәлеше ягыннан үзенчәлекле булган бакчагызны фотога төшереп безгә юллагыз.

Бәйгегә фотоларны 27 июльгә кадәр кабул итәбез. Аны agr-vesti@mail.ru электрон почтасына юлларга яки К.Маркс урамы, 8нче йортка китерергә була. Исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Кыскача гына бакчагызның нәрсәсе белән үзенчәлекле булуы турында да языгыз.

Сайтта тавыш бирү көннәре – 28 июльдән 5 августка кадәр.

Җиңүче 6 августта билгеләнә. Аңа бүләк тапшырыла.

Фотода Исәнбайдан Гүзәдия Сундукова бакчасы. 

Сездән фотолар көтәбез, дуслар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International