Пенсияләрне финанслау дәүләт программасына – ун ел

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Моннан нәкъ ун ел элек өстәмә иминият взнослары түләп россиялеләргә үзләренең булачак пенсияләре күләмен арттыруга мөмкинлек тудыручы закон кабул ителде.

Бу закон кеше үзе керткән ирекле пенсия кертемнәре хисабына гражданнарга олыгайган көндә алачак пенсиясен арттырырга мөмкинлек бирүдән гыйбарәт. 2014 елның 31 декабернә кадәр программага кергән әгерҗелеләргә 2018 ел өчен 2 меңнән 12 мең сумга кадәр шәхси кертем ясау һәм дәүләттән финанслау алу өчен бары агымдагы ел калганлыгын исләренә төшерәбез. Бу очракта дәүләт кертемне икеләтә арттыра һьм пенсия счетына шулкадәр үк сумма күчерә. Финанслау ирекле түләүләр кереп барган очракта шулай дәвам итә. Әмма беренче взнос түләгәннән соң – ул 2015 елның 31 январеннан да соңга калмыйча эшләнергә тиеш иде – ун елдан артмаска тиеш. Әлеге программада катнашучы кертемнәр күләмен үзе билгеләргә һәм үзгәртергә хокуклы.

Программа буенча кертемне һәркемгә мөстәкыйль рәвештә үзенә яки эш бирүчесе аркылы кертергә була. Үзегез эшләгән очракта түләү турындагы бланкны Пенсия фонды идарәсенә килеп яки www.pfrf.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Эш бирүче аркылы эшләсәгез, бухгалтериягә гариза язарга кирәк.

Бу программа буенча алынган табыш өчен салым каралмаган.

Әлеге программада катнашасыз икән, сез аны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яки дәүләт хезмәтләре порталыннан карап бара аласыз. Әлеге программа турындагы тулы мәгълүматны  www.pfrf.ru сайтыннан да алаласыз.

Зөлфия БАКАСОВА,

Әгерҗе районындагы клиент хезмәте җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International