Гаилә көне уңаеннан Әгерҗедә күп кенә чаралар узачак.
Иртәнге сәгать 9да - Әгерҗе вокзалы каршындагы мәйданда тимер юл узелы предприятиеләре Гаилә көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздыралар. Программада - флеш-моб, бәйгеләр, уеннар. Сәгать 9.30да Балалар иҗаты йорты каршында - спорт бәйрәме. Сәгать 2дә - “Яшьлек“ паркында “Ромашкалы яланнар“ дип исемләнгән бәйрәм концерты.Шушы ук көнне ЗАГСта яшьләрнең никахларын рәсмиләштерү һәм быел якут туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантаналары да узачак.
Чараларга гаиләләрегез белән рәхим итегез!