Вокзал алды мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Әгерҗе районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларга тимерьюлчылар старт бирде.

Вокзал алды мәйданында тимерьюлчыларның  гаиләләре, әлеге микрорайонда яшәүчеләр, поезд көтүче пассажирлар өчен концерт номерлары күрсәтелде, бәйгеләр тәкъдим ителде. Шунда ук “Минем гаиләм” дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы һәм гаилә эстафетасы оештырылды. Аннан бергәләп флеш-моб биеделәр һәм лотерея уенында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International