Әгерҗе гаиләләре бәйгедә сыналды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар иҗаты йорты каршындагы картинг мәйданчыгында дүрт команда “Әти, әни , мин – спорт сөюче гаилә” чарасында сыналды.

Гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде. Аэробика күнегүләре, мини-футбол, күңелле  стартлар, картта узыш – әлеге бәйгеләрдә әти-әниләр дә балалар да, ата-аналар да рәхәтләнеп көч сынашты. Гаиләләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International