Әгерҗе ЗАГСында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанасы узды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Матур традиция буенча, быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә гомер кичереп, җәмгыятьтә танылу алган, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән парны зурладылар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.

Быел әлеге олы бүләккә Әгерҗедән быел якут туйларын билгеләп үтүче Николай-Галина Стреловлар гаиләсе лаек булды. Алар өч бала тәрбияләп үстереп олы тормышка озатканнар. Әти-әниләрен кадерле бүләк белән котларга балалары, оныклары да килгән иде. Лаеклы парны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова тәбрикләде һәм медаль белән бергә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды.

Бу көнне Әгерҗе ЗАГСында өч яшь парның никахын теркәү тантаналары узды. Яшь парлар Александр Николаев һәм Надежда Самутова “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булган Стреловлар гаиләсеннән дә котлаулар кабул иттеләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International