Шагыйрә дусларын җыйды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Исәнбайда яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы, бик күп премияләр иясе, биш китап авторы Әлфирә Низамова 65 яшьлек юбилеен иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары белән бик җылы итеп уздырды.

30 елга якын Исәнбай Мәдәният йортын җитәкләгән, бик күп матбугат басамалары белән иҗади элемтәдә яшәүче Әлфирә ханымны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева тәбрикләп район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев күптән лаеклы ялда булса да, авылда чаралар уздырганда һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, матур идеяләр тәкъдим итүче Әлфирә Абзал кызына олы рәхмәтен белдерде. Күп еллар кулга-кул тотынып эшләгәне, һәрвакыт тирән мәгънәле язмалар, шигырьләр җибәреп торганы, фикер-тәкъдимнәр җиткергәне өчен “Әгерҗе хәбәрләре“ һәм “Яңарыш“ газеталары хезмәткәрләре дә Әлфирә ханымга алга таба да иҗатының гөрләп чәчәк атуын теләделәр. Әлмәттән килгән шагыйрә Клара Булатова, Воткинскидан Гөлфия Исхакова да иҗатташ дусларына изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу көнне алып баручылар Зәринә Хуҗина һәм Рамис Газизов сәхнәдә Әлфирә ханымның шигырьләре н яңгыраттылар, артистларыбыз аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Исәнбай “сандугачлары“ Зөбәйдә Сәйфетдинова, Рамил Мухъгалин, Ләйсән Хәбирова, Әлфия Каерова, Зөлфия Муллина, Девәтернәдән Фәнис Арсланов җырларын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Исәнбайдагы “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары, Фәтхия Зарипова, Фәридә Җәмилева, Гүзәлия Исмәгыйлева  каләмдәш дусларын шигъри тәлгәшләр белән котладылар. Гаиләсе, балалары, оныклары да, Әлфирә ханымга тирән рәхмәтләрен җиткереп, теләкләр яудырдылар.

  • Мин гаиләм, дусларым белән бәхетле. Сез исән-сау, янәшәмдә булганда мин әле иҗат итәчәкмен, – диде шагыйрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International