Кадыбаш буасында ялгыз аккош та йөзә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Кадыбаш буасында бер аккош гаиләсе яшәгәнлеге турында хәбәр иткән идек. Анда ялгыз аккош та күрүчеләр бар икән. Бу су кошлары турында Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат РАМАЗАНОВтан сораштырдык:

  • Авылыбыз янәшәсендә бик матур буа бар. Биредә авыл халкы гына түгел, читтән кайтучылар, күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә рәхәтләнеп ял итәләр, балык каптыралар. Кешеләр генә түгел, аккошлар да бик яратты буабызны. Күп еллар инде бирегә язын әлеге кошлар килә. Алар аз гына торалар да очып китәләр иде. Ә быел килгән бер пар биредә озакка калды бугай. Алар җиде бала чыгарганнар. Иртән һәм кичен авылны әйләнгәндә мин дә бик еш кына су өстендә йөзүче аккошларга сокланып карап торам. Әлеге кошлар гаиләсенә тагын бер ялгыз аккош та кушылган. Анысы – моннан берничә ел элек браконьерлар тарафыннан атып үтерелгән аккошның пары. Шуннан бирле ул ялгыз.

Әлеге кошлар яр буйларында кеше тавышлары тынгач кына су өстенә чыгалар. Күбесенчә буа уртасында йөзәләр, кешеләргә якын килмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International