Әгерҗедә берничә ай элек чүп түгү өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килде һәм аларга ябык мульдалар куелды. Шәһәрдәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе әлеге мәйданчыкларны тагын да уңайлырак итү турындагы тәкъдим белән чыкты.
Хәзер контейнерлар тимер япма астына урнаштырыла, ә алар янәшәсенә пластик шешәләрне салу өчен зур кәрҗин куела. Әгерҗедәге Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр бу яңалыкны үзләрендә тойдылар инде. Яңарту нәкъ менә алар йорты янындагы мәйданчыктан башланды.