Быел Әгерҗенең 80 еллык юбилее. Әлеге бәйрәмне 4 августта шәһәрдә зурлап бәйрәм итәргә җыеналар.
Әлеге тантанага әзерлек эшләре күптән башланды инде. Шуларның берсе – шәһәр тормышына багышланган яңа журнал. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре аның соңгы битләрен эшләү белән мәшгуль. Журнал битләрендә бүгенге Әгерҗенең нинди тормыш белән яшәве чагылдырыла. Спорт, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек, тимер юл һәм башка өлкәләрне үз эченә алган һәр бүлек төсле фотолар белән баетылган.