Әгерҗедә яшәүче Маһира апа СӘЛӘХОВАны 90 яшьлек юбилее белән котларга барганда ишегалдында тавыкларына җим биреп йөри иде. “Менә шулай безнең әни әле хәзер дә тик торуны белми“, – диде кызы Гөлсинә.
Көчек авылында туган ул. Әтиләре үлгәч, 1941 елда Әгерҗегә күченәләр. Шуңа үзен Әгерҗенеке дип исәпли.