2нче мәктәпнең укытучы-тренеры Илдар Идиятов башкалабызда “Төнге Казан“ дип исемләнгән йөгерү ярышында катнашты.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 700 спортчы әлеге дистанцияне узарга теләк белдергән. Илдар, ун чакрымны 43 минут 33 секундта үтеп, финиш сызыгына 83нче булып килгән. 29 июльдә ул Түбән Камада янә ун чакрымлы ярышта катнашачак.