Бүген эшлекле визит белән Әгерҗегә ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры Иван Егоров килделәр.
Алар башта район башлыгы Валерий Макаров һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин белән бергә вертолеттан иген басуларын карадылар. Аннан “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчелеге, филиал директорлары, фермерлар, авыл башлыклары белән очраштылар.