Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы карары белән игълан ителгән “Чиста яр буе“ акциясенә Әгерҗе районында иң беренчеләрдән булып Кырынды авыл җирлеге кушылды.
Кырынды авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл башлыгы Илназ Закиров җитәкчелегендә авыл буасы ярларын чистартканнар. Барлыгы 400 кило чүп җыйганнар.
Хәзер кырындылылар авыл тирәсеннән агучы Иж елгасы буен чистартырга планлаштыралар. Сентябрь башында яңадан буа белән елга буйларын тәртипкә китерәчәкбез, ди авыл җитәкчесе.