Исәнбайның хөрмәтле тыл ветеранына – 90 яшь

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Исәнбайда яшәүче хөрмәтле тыл ветераны Габдрахман ага Борганиевны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев 90 яшьлек олуг юбилее белән котладылар.

Гомере буе колхозда эшләгән, җәмәгате Асия ханым белән алты балага гомер бүләк итеп һәркайсына югары белем алырга ярдәм иткән Габдрахман ага әле бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, балалары үскән ояның җылысын саклап яши. Асия апа гына берничә ел элек мәңгелеккә күчте. Ямансуларга вакыты калмасын өчен, Габдрахман ага актив тормыш рәвеше алып бара: көн саен озаклап җәяү йөри, күп итеп кош-кортлар асрый. Җәен урманга барырга ярата.

Олуг юбилее  белән котлаучылар да аның активлыгына, тыйнаклыгына соклануларын белдерделәр һәм тән сихәте, күңел тынычлыгы теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International