Быел Әгерҗе районы игенчеләре алдында 20 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора.
Әлеге мөһим кампаниягә 28 комбайн җәлеп ителә. Уракка төшәр алдыннан уздырылган комбайннар парадында “Татарский“ агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов җитәкчелегендәге махсус комиссия көчле егәрле тимер атларның әзерлеген энә күзеннән уздырды.