Районда иң беренче уракка Адил Латыйпов җитәкчелегендәге “Наҗар“ ширкәте игенчеләре төште.
Аларның арыш кырларында 23 июльдә үк техника гөрелтесе ишетелә башлады. Уразай басуларында көзге арышны теземнәргә сала башладылар. Шимбә көн биредә “Нью Холланд“ комбайннарында Данил Арсланов, Илнар Садыйков ярдәмчеләре Илфәр Суниев һәм Шамил Шакиров белән ашлыкны суктыра башлыйлар. Әлеге басулардан алынган арышны орлыкка салачаклар.