Тәбәрлеләр “Чиста яр буе“ акциясенә кушылды

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Республикабызда “Чиста яр буе“ акциясе күптән түгел генә игълан ителсә дә, тәбәрлеләр әлеге экологик чарада ел саен катнашып киләләр.

Тәбәрледә күпләр яратып йөри торган буа бар. Бигрәк тә балыкчылар үз итә аны. Яр буенда кисәтү язуы торса да, артларыннан чүп-чарны бервакытта да  җыймыйлар. Авыл балалары һәм шәһәрдән кунакка кайткан балалар – барлыгы 30лап малай-кыз белән бергәләп әле шушы көннәрдә генә чүп җыярга чыкканнар.

- Әлеге игелекле чарада катнашкан һәр яшь табигать сакчысына зур рәхмәт,  ди чараны оештыручы Финисә Шаһабиева. 

Балалардан эстафетаны зурлар кабул итеп алган. Бу атнада игелекле акциягә мәктәп, авыл Советы, клуб, музей хезмәткәрләре дә кушыла.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International