Июль аеның соңгы шимбәсе Шаршады авылы җирлегендә “Чишмәләрне чистарту” көне итеп билгеләнгәнлектән быел 28 нче июль көнне Шаршады авылы халкы иртә таңнан авылыбыз чишмәләренә агылды.
Һәркем үзе су ала торган чишмә юлларын чистартып, чүпләрдән арындырып чишмәләрне матурлады. Чишмә яннарын чистарткач, чишмәләребезгә җан кергәндәй булды. Алар тагында шаулабрак челтерәп ага башладылар. Эш тәмамланган соң авылыбызның уңган хуҗабикәләре Нафикова Зөлфия ханым белән Рәимова Мәүлидә ханым барысында тәмле чишмә суыннан самавырда кайнатылган чәй, тәм-томнар белән сыйладылар. ”Чишмә чистарту” көне үзе бер зур бәйрәм кебек күңелләрдә әле бик озак сакланыр.