Матурлыкка омтылу – күңел халәте ул. Әгерҗедә яшәүче Ринат ШИЯБЕТДИНОВ әлеге сүзләрнең хаклыгын үз үрнәгендә раслап яши.
35 ел машинист булып эшли ул. Лаеклы ялга чыккач, аңа үзе яши торган М.Горький урамы, 7нче йортның торак милекчеләре ширкәтен җитәкләүне ышанып тапшыралар.
Әлеге дәрт үзе яши торган урынны бизәүгә этәрә дә инде аны. Башта күпкатлы йортның ишекләренең тышкы ягында рәсемнәр барлыкка килә. Аларга яраткан мультфильм геройларын төшерә Ринат.
Иң кызыгы – элек аның бервакытта да рәсем ясау белән шөгыльләнгәне булмый. Ул эскизларны интернеттан эзләп таба, аннан диварларга төшерә. Күршеләренә бу бик тә ошый һәм алар кабат-кабат яңа рәсемнәр төшерүен сорый башлыйлар.
Шулай итеп, дүрт ел эчендә рәсемнәр башта Ринат яши торган подъездда, аннан башкаларында барлыкка килә. Хәзер бу йорттагы һәр кат рәсемнәр галереясын хәтерләтә. Хәтта щитларга да бизәкләр төшергән ул.
Үзенең иҗаты белән әгерҗелеләрне социаль челтәрләр аша таныштырып тора рәссам. Аның эшен күпләр хуплыйлар һәм алга таба да иҗат итүен телиләр. Рәссам үзе дә ирешелгәннәрдә туктарга җыенмый. Рәсем ясаудан тыш, ул иске әйберләрне торгызу һәм гравюра белән дә шөгыльләнә.
Иҗат эшендә аңа гаиләсе дә булыша. Уллары Рамил белән Радик, әтиләре юлыннан китеп, машинист булып эшлиләр. Киленнәре Эльнара да – иҗади шәхес.
Һәр бәйрәмдә әлеге күпкатлы йорт диварларында яңа котлаулар пәйда була. Әнә, тиздән булачак бәйрәм алдыннан да “Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне белән!“ дигән сүзләр урын алган.
Күпкатлы йорт подъезддан башлана дип юкка гына әйтмиләр. Әлеге подъездда Ринат кебек рәссам яшәгәндә аеруча яхшы. Башкаларга бу матурлыкка сокланасы һәм аны саклыйсы гына кала.