Зонтиклар фестивале Әгерҗенең 80 еллык юбилеена старт бирде.
Кече Ватаныбызның юбилеена багышланга бу бәйрәмдә 60тан артык кеше катнашты. Алар шәһәрнең үзеннән дә, район авылларыннан да килгәннәр иде. Яңа тәпи йөри башлаган сабыйлардан башлап балалар, яшьләр, әти-әниләр, лаеклы ялдагылар да катнашты анда. Иң олы яшьтәге катнашучы 90 яшьлек Майфруза әби иде.
Зонтиклар парады “Яшьлек“ паркыннан башланып, зур матур салават күперен хәтерләтеп, урам буйлап юлын дәвам итте.
Нинди генә темалар уйлап тапмаганнар бәйрәм хуҗалары: әкият геройлары, бал кортлары, чәчәкләр, көнбагыш, яшелчә, гөмбә... Талчыбыктан ясалганнары да, челтәрләп үрелгәннәре дә, тасмадан ясалганнары бар бар биредә. Әгерҗенең юбилеена багышлап бизәлгәннәренең дә күп булуына гаҗәпләнәсе түгел: зонтикларда Әгерҗенең эмблемалары да, әләме дә, хәтта паровоз да урын тапкан.
Бай иҗади фантазиянең, буяулар байлыгының барлык төсләрен чагылдырган бәйрәм җыр-биюләр, зонтикларга багышлап язылган шигырьләр белән матур үрелеп барды.
Зонтиклылар биш номинациядә үзләренең кул чатырларын тәкъдим иттеләр: “Иң креатив зонтик“, “Иң күңелле зонтик“, “Соклангыч челтәр“, “Икебезгә берәү“, “Гаилә зонтигы“. Аларның һәркайсына Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Күңелле флэшмоб белән тәмамланган фестиваль катнашучыларга да, тамаша кылучыларга да күтәренке кәеф, озакка күңелләрдә калырдай матур тәэсирлар бүләк итте.