“Яшьлегемә кире кайту теләгем зур булса да, элеккеге Әгерҗегә кире кайтмас идем. Миңа бүгенге шәһәр ошый”, – ди Әгерҗенең яшьтәше, күптән түгел 80 яшен тутырган Луиза ханым ДӘҮЛӘТШИНА.
Тукай урамында узган балачагын һаман да сагынып искә ала ул.
Ә менә Ленин клубында узган яшьлек еллары, анда театр-спектальләрдә катнашуы турында искә алгында, күзендә очкыннар кабына.
7нче сыйныфтан соң Минзәлә педучилищесына укырга китә кыз, әмма сагынуга түзә алмыйча кире кайта. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга училищега китеп кисүче-тегүче һөнәре үзләштерү, аннан гомер буе әлеге яраткан һөнәре буенча хезмәт кую мөмкинлеге биргән язмышына бүген дә рәхмәтле.
Бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә сагынып искә ала ул.
41 ел иңне-иңгә куеп яшәгән гомер юлдашы Зәмвирнең мәңгелеккә күчкәненә дә 17 ел инде. Аның белән дә әлеге дә баягы Ленин клубы очраштырган булган.
80 генә бик аз, меңнәрчә ел
Булса иде гомерең, Әгерҗем.
Халкыбызга бары шатлык, бәхет
Бүләк итсен яшәү дәверең.